1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне. Бу көн хөрмәтенә Эзмә мәдәният йорты ишегалдында эшләүчеләр балалар өчен «Балаларга җир шарын бирәбез!». Балалар ике командага бүленеп, күп кенә конкурсларда, эстафеталарда катнаштылар. Шатланып ярышкан балаларның җанлы йөзләрен күрү бик күңелле булды. Мондый чаралар балаларның иҗади активлыгын үстерүгә ярдәм итә. Соңыннан барлык балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.