31 май көнне Лесхозский мәдәният йорты Шәмәрдән мәдәният йорты һәм китапханә, урман музее, Чабья-Чурчи мәдәният йорты белән берлектә «В гостях у Совы» туристик маршрутын дәвам итте. Маршрут Кукмара районы балалары өчен Лесхоз бистәсенең дендрологик бакчасы территориясендәге паркта ике этапта үтте. Балалар һәм аларның әти-әниләре әкият урманына эләгәләр, анда алар өчен төрле сынаулар, уеннар һәм мастер-класслар әзерләгән төрле әкият геройлары белән очрашалар. Балалар, шулай ук аларның әти-әниләре бик күп якты һәм онытылмаслык тәэсирләр алдылар һәм бик канәгать калдылар. Экскурсия күңелле һәм мавыктыргыч булды.