"Тәмәке синең дошманың"- профилактик әңгәмә

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Тәмәке тарту хәзерге вакытта барлык начар гадәтләрнең иң таралганы. Ул организмдагы матдәләр алмашу процессына тәэсир итеп, сәламәтлеккә кабатланмас зыян китерергә бәйлелек тудыра. 30 майда Туктар авыл клубында китапханә белән берлектә Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган "Тәмәке - синең дошманың" темасына әңгәмә уздырдылар. Әңгәмә барышында тәмәке тартуга каршы көрәшнең кискен проблемалары күтәрелде . Балалар начар һәм яхшы гадәтләр турында сөйләштеләр, никотинга бәйлелекнең төп сәбәпләрен ачыкладылар. Китапханәдә оештырылган китап күргәзмәсе белән таныштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International