31 май-Бөтендөнья тәмәкесез көн, тәмәке төтененнән азат көн. Шуңа бәйле рәвештә Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган «Сигареты - это яд» акциясен үткәрде. Барлык үтеп баручыларга буклетлар таратылды, тәмәке тартуның кеше сәламәтлегенә нинди зыян китерүе турында сөйләнелде һәм тәмәке тартучыларны бер көнгә булса да зарарлы гадәтләреннән тыелырга, ә тәмәке тартмаганнарны беркайчан да кулларына тәмәке алмаска чакырдылар. Әйләнә-тирәдәге хәлләр начарлыкны ничек кенә мәҗбүр итмәсен, моны үзеңә кабул итәргә ярамый. Сәламәт яшәү рәвеше генә кабул ителә һәм моңа бернәрсә дә комачауларга тиеш түгел, дип үз-үзеңә сүз бирергә кирәк. Шулай итеп кенә үзеңне физик һәм психик яктан яхшы хәлдә сакларга мөмкин.