28 май көнне Шәмәрдән мәдәният йорты Шәмәрдән китапханәләре, Лесхоз мәдәният йорты, урман музее, Чабья-Чурча мәдәният йорты белән берлектә Кукмара районы балалары өчен туристик маршрутны дәвам иттеләр. Бу искиткеч паркны булдыру идеясе Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы, Саба урман сәнәгате хуҗалыгы директоры В. Н.Гыйззәтуллинныкы. Парк 2020 елда төзелгән. Кергәндә балаларны әкиятне алып баручы Красная шапочка каршы ала. Балалар убырлы карчыкның үзендә кунакта булдылар, теләкләр әйтү аллеясында хыяллана алдылар, «Өч аю» әкиятендәге аю йортларына, ат ишегалдына, тегүче, итекче, балта остасы йортларына бардылар. Һәр йортта балаларны әкият геройлары каршы алды. Экскурсия күңелле һәм мавыктыргыч булды.