Балаларга ачык һавада күп вакыт үткәрергә кирәк, ләкин йөрү генә түгел, тышта уйнау күпкә файдалы һәм кызыклырак. Өлкәннәргә балаларны уйнарга һәм күңел ачуларда актив катнашырга өйрәтү мөһим, чөнки күмәк уеннар якынайта. Шуңа күрә 27 май көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен " Сәламәт булу-шәп!» дигән уен программасы тәгъдим иттеләр. Башта балалар сәламәтлек турында китаплар белән таныштылар. Алар урамда уйнауның файдасын белделәр. Актив уеннар көч һәм чыдамлык, тапкырлык, җитезлек, тапкырлык, сабырлык, җиңүгә омтылыш һәм иҗади фикерләүне үстерү өчен кирәк. Чөнки уен вакытында күңелсезләнергә вакыт юк, һәрвакыт уен барышын күзәтергә кирәк.