Георгий тасмасы илебезне уртак кыйммәтләребез тирәсендә берләштерә. Илебезне саклаган һәркемгә рәхмәт һәм хөрмәт. Һәм чыннан да Георгий тасмасы символының әһәмияте соңгы берничә елда киңәйде. Әгәр элек бу символ Бөек Ватан сугышында җиңгән өчен горурлык белән бәйле булса, бүген Георгий тасмасы ул төрле тарихи чорларда Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм рәхмәт символы булып тора. 4 майда Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре "Георгиевская лента" акциясенә кушылдылар һәм балалар белән сугыш ветераннары каберенә бардылар, Георгий тасмалары бәйләделәр.