Шомырт чәчәге бәйрәме "Шомырт чәчәк атканда"

2023 елның 12 мае, җомга

Татар халкы үзенең гореф-гадәтләре  белән кызыклы һәм уникаль. Очрашулар-безгә мирас итеп бирелгән халык традицияләренең берсе. Борынгы заманнардан авыл хатын-кызлары кичләрен клубларда яки бер йортта, табигатьтә җыелалар, төрле уеннар оештыралар, җырлар җырлыйлар һәм бииләр. 12 майда Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре  милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында"Шомырт чачак аткан яланда"дип исемләнгән  татар халык уеннары белән шомырт чәчәге бәйрәме оештырдылар. Бу көнне катнашучылар үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр, борынгы заманда нинди матур утырышлар узганын сөйләделәр. Безнең катнашучылар яшь чакларына кайттылар, "Наза", "Йозек салыш", "Чума урдэк, чума каз", "Түгәрәк уены", "Биш парлы" халык уеннары уйнадылар, бәйрәмдә җырлар яңгырады һәм биюләр башкарылды. Уеннар борынгы фольклор ярдәмендә үткәрелде. Кунакларны һәм катнашучыларны тәмле коймаклар һәм самовардан кайнар чәй белән сыйладылар. Катнашучылар вакытларын  кызыклы һәм күңелле үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International