«Табигатькә чык һәм укы!»

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

25 майда Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм балалар өчен китапханә хезмәткәрләре саф һавада «Табигатькә чык һәм укы!» дигән чара уздырдылар.Балалар ял иткәндә китапханәче балалар басмаларына күзәтү үткәрде. Табигатьтә балалар  тылсымлы әкиятләр, балалар китаплары һәм журналлары белән таныштылар. Балаларда аеруча «Әкият геройлары  буенча табышмаклар » конкурсы зур  кызыксыну уятты. Балалар вакытны  күңелле һәм кызыклы үткәрделәр, күп кенә табышмаклар белән таныштылар, игътибарлы, күзәтүчән, зирәк булырга өйрәнделәр. Ачык һавада уку файдалы гына түгел, кызыклы һәм уңайлы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International