Мастер-класс "Тукымадан ясалган халык курчагы-саклаучы"

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Курчаклар балалар уенчыклары буларак борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Формалары буенча алар шактый примитив булган, кешеләрнең тышкы кыяфәтләрен яки тереклек ияләрен сурәтләгәннәр. Вакытлар узу белән курчакларны ясау тулы бер индустриягә әверелде. Мондый курчаклар күп кенә халыкларның дини традицияләрендә мөһим урын алып торган. Аларны махсус очракларда, бәйрәмнәрдә ясаганнар, һәм алар озак вакыт үз хуҗаларына  хезмәт иткәннәр. 24 майда Иштуган мәдәният йорты белгечләре Пушкин картасы буенча «Халык  тукыма курчагы-саклаучы» дигән мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класста катнашучылар курчакларының төрле төрләре белән таныштылар: «Кувадка», «Кыңгырау-курчак», «Көн һәм төн», «Юлчы», «Хуҗабикә», «Юлчы», «Пасха курчагы», «Северная Берегиня», «Гаилә», аларның билгеләнеше һәм халык традицияләре белән элемтәләре турында белделәр. Әңгәмә барышында халык мәдәниятенең чишмә башы белән танышу халыкның традицион уенчыгын ясау мөмкинлеге белән үрелеп барды. Без "Юлчы" дигән курчакны сайладык. Юлчы курчагы теләсә кайсы сәяхәтченең алыштыргысыз дусты. Бу фигура яки уенчык кына түгел, аның кыйммәте күпкә тирәнрәк. Курчак юлчылардан бәла-казаны читкә алып китә һәм юлда һәрьяклап ярдәм итә ала. Ул һәрвакыт өйдә яратучан туганнары көткәнен искә төшерә.Курчак ясау буенча мастер-класс йөрәкләрдә онытылмас тәэсир калдырды .Барлык катнашучылар да үз эшләренең нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International