Кызартылган йомыркалар.Табигаттә балалар уеннары

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Бәйрәм алдыннан буялган йомырка җыю-безнең авылда сакланган иң борынгы йола. Без аны 1 май кцнне үткәрдек.Бу көнне һәр йортта бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә. Йомыркаларны еш кына суган кабыгы кайнатмасында буяганнар, төсе Алтын – сары яки кара – көрән төстә булган. Моннан тыш, махсус камыр шарлары - төш, кайвакыт арыш оннан, яки вак булочкалар - шишара, крендели пешергәннәр, конфетлар сатып алганнар.Балалар бу көнне зур бәйрәм кебек көттеләр.. Әниләр йомырка җыю өчен махсус капчыклар әзерләгәннәр. Гадәттә, аларны кызыл сөлге очларыннан тегәләр. Еш кына балалар, иртән бу вакытны югалтмас өчен, киенгән, аяк киеме киеп йокларга яталар; йокламас өчен, мендәр урынына баш астына бүрәнә салалар. Иртә белән 3-4 яшьтән 10-11 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар йортларны әйләнеп чыга Йомырка җыеп бетергәч урамга уеннар уйнарга барча бала җыела.,”Чәкәтле”,”Чүрәкәйле””биш ташлы”,”Ал кирәк ,гөл кирәк”һб. уеннар уйныйлар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International