Ел саен 18 майда дөнья Халыкара музейлар көнен билгеләп үтә. Нәкъ менә музей коллекцияләрендә иң танылган сәнгать әсәрләре, зур мәдәни кыйммәткә ия булган әйберләр, чор шаһитлыклары саклана. Музейлар көненә Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә Безнең кечкенә, ләкин бик кызыклы музей буйлап экскурсия оештырды. Чара башында балалар белән музейлар турында әңгәмә үткәрделәр. Алар нинди музейларда булганнарын белделәр. Балалар күп экспонатлар белән таныштылар. Чара бик кызыклы һәм файдалы үтте.