8 майда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Туктар авыл клубында китапханә белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә тантаналы митинг уздырылды. Әлеге чарада тыл ветераннары һәм авыл халкы катнашты . Мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеген оештыру җитәкчеләре һәм район вәкилләре 129 янгын-коткару часте начальнигы И.Г. Закиров, Дәүләт Думасы депутаты Галиев М. И. полиция хезмәткәре Гаязова А.М. митингта катнашучыларны Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм тыныч күк йөзе теләделәр. Шулай ук митингта катнашучылар чәчәкләр салдылар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.