8 майда Тимершык мәдәният йортында сәнгать үзешчәнлеге һәм мәктәп белән берлектә стела янында митинг һәм мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган “Чын батырлык - илгә тугрылык” дип исемләнгән концерт оештырылды. Башта котлау сүзе белән авыл җирлеге башлыгы А.Х. Хаҗиев чыгыш ясады. Сугышта һәлак булган барлык солдатларны искә алып бер минут тынлык игълан ителде. Яшь артистлар сугыш еллары җырларын һәм биюләрен башкардылар, "Кызыл алмалар" театральләшкән спектакль күрсәтелде. Чара «Вперед Россия"җыры белән тәмамланды. Тантаналы өлештән соң кунаклар бәйрәм өстәленә чакырылды.