6 майда Эзмә мәдәният йортында укучылар белән Матбугат көненә багышланган «Укы, дөньяны танып бел» исемле танып белү сәгате узды. Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета һәм журналлар мәдәният һәм җәмгыятьне яктырта һәм сәнгать турында материаллар чыгара, аның барлык өлкәләренә кагыла. Чара барышында укучылар авылыбыздан чыккан язучылар, танылган шәхесләр турында тагын бер тапкыр искә төшерделәр. Алар китапханәдә нинди танып белү, кызыклы һәм төсле журналлар укырга яки өйдә укырга мөмкинлеген белделәр. Китап теләсә нинди сорауга җавап бирә ала, бик күп нәрсәне аңларга булыша