“Сез безгә кирәк әле”-тыл ветераннарын котлау.

2023 елның 6 мае, шимбә

Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең нинди бәягә бирелгәнен беләбез. Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен батырларча көрәштә нык торучыларның хәрби һәм хезмәт батырлыкларын изге итеп хөрмәт итәбез. Кызганычка каршы, ел саен ветераннарыбыз азая бара. Чын күңелдән кайгырту һәм ярдәм күрсәтү өчен без барысын да эшләргә тырышабыз. 6 майда Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш балаларын котлау акциясе үткәрделәр. Өлкәннәребез  бәйрәм чараларына йөри алмыйлар, шуңа күрә без аларның өендә булдык. Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, Георгий тасмаларын бәйләдек һәм бүләкләр тапшырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International