5 май көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә Сугыш чоры балалары белән очрашу булды. Балалар белән очрашуга Заләфруз апа чакырылды, аңа сугыш башында сигез яшь була. Ул балачагы, өлкән абыйларының, апаларының, әниләренең даими ачлыгы һәм мәшәкатьле эше турында сөйләде. Очрашу барышында балалар тылдагы авыр эш көннәре, кечкенә балаларның өлкәннәр белән беррәттән эшләүләрен белделәр. Сугыш меңләгән балачак язмышларын гарипләндерә, якты һәм шатлыклы Балачагын алып китә. Сугыш чоры балалары, җиңүне мөмкин кадәр якынлаштыралар. Сугыш балалары еш кына фронттагы сугышчылардан да ким булмаган авырлыкларга дучар булалар. Сугыш чорынатуры килгән балачак, газаплар, ачлык, балаларны иртә олыгайта. Аларда рухи көч, батырлык, фидакарьлек, батырлык тәрбияли. Балалар Зәләфрүз апанын хикәяләрен сокланып тыңладылар.