"Буяулы йомыркалар җыю"-йола

2023 елның 1 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 01 май көнне “Буялган йомырка җыю” йоласы уздырылды.. Мәдәният  хезмәткәрләре балалар белән бергә авылдашларны  Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән олылар, хуҗалар һәм хуҗабикәләр балаларга тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләгәннәр. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International