1 майда Туктар авыл клубында китапханә белән берлектә «Яз һәм хезмәт бәйрәме тарихы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында Беренче май-күпьеллык традицияле һәм тарихлы бәйрәм дип сөйләделәр. Беренче майны һәрвакыт аерым хисләр белән каршы алалар, халык өчен бу яз, тынычлык һәм иҗат символы. Бу бәйрәм көненә «Беренче Май планета буйлап атлый» дигән стена газетасы рәсмиләштерелгән.