Чернобыль авариясе-ике шартлау нәтиҗәсендә Чернобыль АЭСында дүртенче энергоблок тулысынча җимерелә. Авария берничә секунд кына дәвам итә, ләкин ул коточкыч нәтиҗәләргә һәм үз заманының иң зур технологик һәлакәтенә китерә. 28 апрельдә Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре, бу коточкыч фаҗигагә багышлап, "Чернобыль кыңгыравы"дип аталган Хәтер сәгате үткәрделэр. «Маяк» химкомбинатында (Чиләбе өлкәсе) авариядән соң коткару эшләрендә катнашкан якташыбыз Имамиев Янбяк Галиакбир улы истәлегенә хөрмәт күрсәттеләр. Имамиев Янбяк Галиакбир улы (1938 елда туган), Олы Нырты авылында яшәде, терлекче булып эшләде, совхозның алдынгысы булды, кызганычка каршы, ул инде исән түгел... Үлгән кешенең каберенә бардык, чәчәкләр салдык, бер минут тынлык белән искә алдык.