Янгын-коточкыч бәхетсезлек. Аның нәтиҗәләре акча белән генә түгел, ә кеше тормышы белән дә үлчәнә. Ләкин барлык янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тулысынча үтәсәгез, моны булдырмаска мөмкин. 27 апрельдә Урта Нырты авыл клубында "Ут белән шаярма" балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Үзләренең рәсемнәрендә балалар утның файдасын һәм зыянын чагылдырырга тырышканнар. Эшләр төрле техникада, материаллар ярдәмендә башкарылды: акварель, карандаш, фломастер.