26 апрельдә Калатау итәгендә "Җирдә яхшы эз"дип аталган территорияне яшелләндерү буенча зур чара узды. Чараны ачуда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов катнашты. Агачларны утырту "Ирбис"компаниясе тарафыннан башкарылды. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре бу чарада музыкаль бизәлеш белән катнаштылар. Кунаклар рәхәтләнеп агачлар утырттылар, һәркем яшелләндерүгә үз өлешен кертергә теләде. Ахырда кунаклар өчен "Аш-су" хезмәткәрләре әзерләгән өстәл оештырылды. Кунаклар киләсе елга да агач утыртуны шул ук темп белән кабатларга дигән яхшы нияттә киттеләр.