"И туган тел, и матур тел» - Г. Тукай бәйрәме

2023 елның 22 апреле, шимбә

Апрель аенда яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Татар халкының Бөек шагыйренә 27 яшь кенә булган. Ул узган кыска, ләкин тулы иҗат юлы. Җиде елдан аз гына күбрәк вакыт эчендә ул йөзләгән шигырьләр, 9 поэма, дистәләгән публицистик мәкаләләр иҗат итә. 22 апрельдә Урта Нырты авыл клубында язучының 137 еллыгына багышланган Тукайның "туган сүз, туган тел" бәйрәме узды. Чарада мөдир балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар аның биографиясеннән күп яңалык ишеттеләр. Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләр укыдылар, әкият – поэмалар белән таныштылар: Су анасы, Печән базары, яхуд Яна Кисекбаш, Шүрәле. Кечкенә викторина Тукай әсәрен иллюстрация буенча уйла- укучыларга ошады, һәм алар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. Балалар "Бала белэн кубэлэк"шигырен сәхнәләштерделәр. Ә ахырда балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын рәхәтләнеп җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International