"Әни, әти, мин -спорт гаиләсе.»
Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган спорт программасы.
Сәламәтлек-һәр кешенең тормышында бәяләп бетергесез бәхет. Безнең һәрберебезгә көчле һәм сәламәт булу, мөмкин кадәр озаграк хәрәкәтчәнлекне, энергияне саклап калу һәм озын гомерле булу теләге хас. Сәламәтлеккә караш, сәламәт яшәү рәвеше кешедә үзеннән-үзе барлыкка килми, ә билгеле бер мәгълүмати, педагогик йогынты нәтиҗәсендә формалаша. Балаларга яшьтән үк сәламәт яшәү күнекмәләрен тәрбияләү бик мөһим. 22 апрельдә Урта Нырты авыл клубында балалар һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәуне пропагандалау максатыннан «Әни, әти, мин-спорт гаиләсе»танып белү-уен программасы узды. Уен программасында катнашучылар сәламәтлек илләре буйлап сәяхәткә чыктылар, сәламәт яшәү рәвеше турында күп кызыклы, файдалы мәгълүмәт алдылар. Балалар өчен күп кенә конкурслар һәм кызыклы биремнәр әзерләнгән иде, аларны үтәү өчен яхшы физик әзерлек, осталык һәм тапкырлык кирәк булды. Уен программасы дуслык атмосферасында узды.