18 мартта, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Коек клуб хезмәткәрләре балалар белән бергә "Нәүрүз"яз бәйрәменә бүләкләр җыюны оештырдылар. Бу Навруз алдында оештырылган борынгы традиция. Балалар иң яхшы теләкләр белән һәр ишегалдына керделәр, хуҗаларны сәламләделәр, 26 мартта узачак бәйрәмгә чакырдылар. Авылдашлар бәйрәмне түземсезлек белән көтәләр.