"Китап сызган юл"

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

22 мартта Кече Шинар мәдәният йортында популяр китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина белән иҗади очрашу узды. Очрашуга татар әдәбиятын һәм авторның иҗатын Бәяләүчеләр җыелды. Алып баручы чаралар кунакларны авторның тормышы һәм иҗади эшчәнлеге белән таныштырды, авторның әсәрләреннән өзекләр укыды һәм инценировкалады. Кунаклар игътибарына Гөлсинә Галимуллинаның китаплары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Автор яңа китап геройлары белән таныштырды, укучылар Гөлсинәгә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Күңел җырлары һәм дәртле биюләр кичәнең бизәге булды. Мондый очрашулар ярдәмендә укучыларыбыз язучылар белән «тере» таныша, шигърият һәм прозаның тылсымлы дөньясы белән аралаша. Мондый иҗади очрашулардан алган тәэсирләр гомер буе истә кала һәм бөтен китапны укырга теләк уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International