23 мартта Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Илебер китапханәсе белән берлектә Халыкара урманнар көненә «Могҗизалар белән тулы урман» дип аталган тематик чара үткәрделәр. Табигать-Ватаныбызның иң зур байлыкларының берсе. Урмансыз җирне күз алдына китерү авыр. Ул елның барлык фасылларында да матур. Алар җирне бизиләр. Кешеләр урмансыз яши алмый. Чара барышында балалар урманны кислород фабрикасы дип башкача атауларын белделәр. Ә кислородсыз кеше яши алмый. Урман туфракта дымны сакларга ярдәм итә, ул булмаса, елгалар һәм күлләр корыган булыр иде. Урманда гөмбә һәм җиләк үсә. Кошлар һәм хайваннар яши. Ә кошлар урманнарны, кырларны, бакчаларны саклаучылар. Алар безнең тормышны бизиләр. Һәм без барыбыз да табигатьне сакларга һәм аңа сакчыл карарга тиеш.