"Башкалабызның истәлекле урыннары" дип исемләнгән виртуаль экскурсия

2023 елның 21 марты, сишәмбе

21 март көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен "Башкалабызның истәлекле урыннары" дип исемләнгән Казан шәһәренең матурлыклары буенча виртуаль экскурсия үткәрделәр. Балалар игътибар белән аудиолекция тыңладылар, Казан шәһәре һәм аның туристик маршрутлары турында видеоязмалар карадылар. Экскурсия тәмамланганнан соң, балалар үзләренең хисләре белән бүлештеләр һәм башкаланың бик популяр урыннары турында фикерләре белән уртаклаштылар. Малайлар һәм кызлар күргән рәсемнәр һәм видеолар  буенча тарихи урыннарга бару планын төзеделәр, шулай ук популяр "Шәһәр" уенында бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International