7 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында, мәктәп белән берлектә, 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Бәхетле бул, хатын-кыз!" исемле бәйрәм концерты үткәрелде.
Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Н.Н., мәктәп директоры Мәүлетов Н.М., алар залда җыелган барлык хатын-кызларны җылы теләкләр белән котладылар.
Концерттагы барлык чыгышлар да, хатын-кызларга, мәхәббәткә һәм язга багышланган иде. Җылылык һәм мәхәббәт белән сугарылган программаның һәр номеры кабатланмас шатлык, эмоциональ күтәрелеш һәм бәхет хисе бирде.
Мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар әзерләгән концерт номерлары һәм бию композицияләре барлык катнашучыларга бик күп күңелле һәм уңай эмоцияләр бүләк итте.