8 март-язгы хатын-кызлар бәйрәме. 5 мартта Килдебәк авылы мәдәният йортында «Җир йөзендә иң матуры әни» исемле рәсем конкурсы уздырылды. Конкурста катнашучылар бик тырышып Әниләренә бүләккә матур язгы чәчәк бәйләмнәре ясадылар. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга 8 Март бәйрәме барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, шулай ук балалар белән әңгәмә үткәрделәр. Һәр бала үзенең рәсемен әнисенә, сеңеленә, әбисенә багышлады. Рәсемнәр төсле һәм хәрәкәтчән булып чыкты, балалар гаҗәеп уйдырма, фантазияларен күрсәттеләр. Рәсемнәр кызыклы һәм бик якты булып чыкты.