«Кисәтү, өйрәтү, ярдәм итү " -гражданнар оборонасы көненә багышланган чара

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

1 март көнне Эзмә мәдәният йортында гражданнар оборонасы көненә багышланган «Кисәтү, өйрәтү, ярдәм итү» дигән чара узды. Чарага Саба районы буенча гражданнар оборонасы белгече Тимергалиева Ландыш Рушан кызы чакырылган иде. Мондый очрашуларның бурычы, мөмкин кадәр күбрәк халыкны укуга җәлеп итү, һәр гражданин тыныч һәм хәрби вакыттагы теләсә нинди гадәттән тыш хәлләрдә дөрес эш итә алсын өчен ирешү. Халык белән хәбәр итү сигналлары нинди булырга мөмкин, аларны кайда ишетергә, һәрберсендә нинди чаралар күрергә һәм мөмкин булган гадәттән тыш хәлләр вакытында эвакуацияләнергә мөмкин икәнлеге турында әңгәмә уздырылды. Мондый чараларның максаты халыкны уяу булырга, практика бирергә һәм килеп туган шартларда эшләргә өйрәтү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International