24 февральдә Кече-Шыңар авыл мәдәният йортында педагог һәм остаз елына багышланган "күңел җылысы бирәм"дип исемләнгән кичә узды. Чара "Таяну ноктасы" тапшыруыннан башланды, анда шәһәрнең төрле мәгариф учреждениеләрендә, авыл җирлегендә, төрле юнәлешләрдә эшләүче педогог-остазлар катнашты. Аннары мәктәп елларында сәяхәт иттеләр.Кичәдә балалар өлкәннәр белән бергә башкарган төрле заманнардагы мәктәп җырлары яңгырады, бу кайчандыр укучы булган һәркемнең күңеленә хуш килде. Мәктәп дәресләренең, үзгәрешләрнең импровизацияләнгән номерлары, бию коллективлары, вокаль ансамбльләр, дуэтлар һәм аерым башкаручылар чыгышлары тәкъдим ителде.
Очрашуның соңгы ноктасын " Ашкыным,кешем!"үзешчән хор башкаруында.