Һәр кешенең иң мөһим кыйммәте — ул сәламәтлек, шуңа күрә хәзерге вакытта сәламәт буын тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Ныклы, көчле булып үсәргә спорт ярдәм итә. Физкультура белән шөгыльләнү — файдалы, ә күңелле физкультура-икеләтә. Чөнки спорт белән шөгыльләнүнең һәр минуты кешенең гомерен бер сәгатькә, ә күңелле спорт белән ике сәгатькә озайта. 17 февральдә Урта Нырты авыл клубында «Күңелле эстафета»спорт ярышлары узды. Уен барышында балалар җитезлектә, төгәллектә, тизлектә көч сынаштылар. «Боулинг», «Иң төз атучы», «Кичү» кебек конкурслар уңышлы узды. Эстафета нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде! Балалар бик яхшы көч, уңай эмоцияләр алдылар,