Тарих сәгате «Мәрҗән барлык зәвыкларга»

2023 елның 10 феврале, җомга

10 февраль көнне, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында , Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Мәрҗән барлык зәвыкларга» дигән тарих сәгате үткәрделәр . Китапханә һәм мәдәният йорты мөдирләре хатын-кыз энҗе-мәрҗән барлыкка килү тарихы һәм төрләре турында сөйләделәр .

Чарада катнашучылар үзләренең энҗе-мәрҗәннәрен күрсәттеләр, нинди таштан ясалганын һәм аның нинди мәгънәгә ия булганын аңлаттылар. Чара ахырында хатын-кызларга йолдызнәмә билгесе буенча нинди таштан мәрҗән туры киләчәген белергә тәкъдим ителде. Иң кызыгы, һәр катнашучы энҗе-мәрҗән салынган тартмасын ачты һәм үз коллекцияләренең төрлелеге , истәлеккә буынннан-буынга күчкән мәрҗәннәре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International