9 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллинның туган көне уңаеннан «Җан авазы» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр.
Фәнис Яруллин-гаҗәеп язмыш кешесе. Ул бик күп шигырьләр, хикәяләр, повестьлар һәм әкиятләр язган. Аның әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән. Аны еш кына язучы,«Корыч ничек чыныкты»романы авторы Николай Островский белән чагыштыралар.
Чарага "Ак калфак"клуб оешмасы әгъзалары чакырылган иде. Катнашучылар язучының иҗаты һәм тормышы белән таныштылар, хатирәләре белән уртаклаштылар, язучының шигырьләрен укыдылар, сораулар буенча фикер алыштылар. «Түземнәр генә бәхеткә лаек» китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәбиятка күзәтү ясалды. Аралашу сизелмичә җылы атмосферада үтте.