Мастер-класс "Мунчала бәйләү"

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Кичке утыру – ул безгә мирас итеп алынган  татар халкының гореф-гадәтләренең берсе. Бүген 9 февральдә Кече Шыңар авыл клубында китапханәче һәм "Ак калфак" клубы катнашучылары белән берлектә аралашырга һәм мастер-класс үткәрергә җыелдылар. Мастер-класс барлык крючок белән үрергә теләүчеләр өчен  үткәрелде. Туганнарга, дусларга яки үзләре өчен искиткеч мунча аксессуары-гадәти булмаган бүләк. Эш барышында   формасы буенча төрле мунчалалар бәйләргә өйрәнделәр. Мунчаланы төрле җепләрдән бәйләргә була: мамык, полиэстер, ләкин күбрәк  полипропилен җептән бәйләнә. Кичә  һәркемгә ошады, уңай эмоцияләр белән аерылыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International