8 февральдә Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә Укытучы һәм остаз елы уңаеннан «Педагогик идеяләр сандыгы» дигән башваткыч үткәрделәр . Балалар өчен төрле ребуслар, кроссвордлар, табышмаклар сайланды. Балалар күтәренке күңел белән төрле логик биремнәрне чиштеләр, катлаулы сорауларга җаваплар таптылар. Тырышып эшләргә туры килсә дә, балаларга сорауларга җавап бирергә һәм табышмаклар чишәргә бик ошады.