Интернет-куркынычсызлык дәресе "Балалар челтәрдә"

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

2023 елның 7-14 февралендә Россиядә куркынычсыз Рунет атналыгы уза, ул Халыкара куркынычсыз интернет көненә (SaferInternetDay) туры китерелгән. 8 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Балалар челтәрдә" Интернет-куркынычсызлык дәресе үткәрделәр

 Социаль роликлар аша чарада катнашучыларга интернет һәм мобиль (кәрәзле) элемтә хезмәтләрен, башка электрон элемтә һәм коммуникация чараларын җаваплы һәм куркынычсыз куллану буенча мәгълүмати кагыйдәләрне, шул исәптән мәгълүмати - телекоммуникация челтәрләрендә хокукка каршы һәм башка иҗтимагый куркыныч янаулардан саклану ысулларын күрсәттеләр. Балалар интернета программаларны файдалану мөмкинлекләрен һәм үзләренең интернет белән ничек оста итеп куллана белүләрен күрсәттеләр.  Катнашучыларны интернет, компьютер барлыкка килү тарихы һәм мөдирләр чыгарган стенгазета аша интернеттагы куркынычлар турында таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International