Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында Туктар авыл клубында «Кызыклы, Куркынычсыз интернет» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чара вакытында "Интернет: нәрсә яхшы һәм нәрсә начар" темасы каралды. Әңгәмә Интернет челтәренең чиксез мәгълүмати мөмкинлекләре турында сөйләүдән башланды. Ләкин глобаль челтәр ресурсларын битараф һәм саксыз куллануда янаган куркынычларны һәркем хәтерләми. Бу, барыннан да элек, коммуникацион рисклар - интернет кулланучыларның аралашуы һәм шәхесара мөнәсәбәтләре белән бәйле янаулар, социаль челтәрдә танышу, Интернет-танышлар белән очрашулар. Чара ахырында укучылар арасында Безгә Интернет нәрсә өчен кирәк? Дигщн сораштыру үткәрелде.