2 февральдә Урта Нырты авыл клубы мөдире немец гаскәрләренең Сталинград янында «Буыннар истәлеге»совет гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителүгә 80 ел тулуга багышланган тарих дәресе үткәрде. Мөдир балаларны Сталинградны фашист илбасарларыннан азат итү буенча Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары белән таныштырды. Чараның максаты: Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, халыкның тарихи хәтеренә хөрмәт белән карау, сугыш вакытында кешеләрнең батырлыклары үрнәгендә үз илең белән горурлану, өлкән буынга, сугыш һәйкәлләренә ихтирамлы караш тәрбияләү. Чара ахырында «Сталинград сугышы»фильмы күрсәтелде.