2 февраль Россиянең Хәрби дан көне — 1943 елда Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышы һәм Икенче бөтендөнья сугышының борылыш этабы булды. Шуңа бәйле рәвештә, бүген Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче "200 көн батырлык һәм ныклык" исемле презентация күрсәттеләр.