"Сталинград батырлыгын искә алу" тарихи сәгать

2023 елның 4 феврале, шимбә

Ел саен 2 февральдә хәрби дан көненең берсе – Сталинград сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә. Сугыш 1943-нче елда була һәм тарихта икенче бөтендөнья сугышының иң канкойгыч сугышларының берсе буларак билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан 2 февральдә Туктар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә бу вакыйгага багышланган чара үткәрелде. Чара барышында Совет солдатларының батырлыгы һәм  команда составы, гади Солдатлар һәм шәфкать туташларының батырлыклары турында искә алдылар, шул бөек сугышның тарихи һәйкәлләре: Мамай курганы, Павлов йорты белән таныштылар, Сталинград сугышының елъязмасын карадылар. Чарага "Сталинград батырлыгы үлемсез!»дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International