"Сталинград стеналары янында" хәтер сәгате

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

1 февральдә Тимершык мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Сталинград стеналары янында" дигән исем астында хәтер сәгате үткәрелде. Сталинград сугышының ничек барганын үз күзләре белән күрү, фаҗигале көннәрнең вакыйгаларын күрсәтү өчен, катнашучыларга 1942-1943 еллардагы хроник кадрлар күрсәтелде. Слайд-презентация ярдәмендә балалар зур һәйкәл -"Сталинград сугышы геройларына"ансамблен күрделәр. Пирамидаль тирәкләр аллеясы буйлап "Үлемгәчә торырга" мәйданына, "Геройлар мәйданы" на "Дивар-хәрабә" композициясе буйлап уздылар. "Кайгы мәйданы" ннан Мамай курганының башына, төп монумент "Ватан-Ана чакыра!" нигезенә күтәрелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International