29 гыйнварда Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Холокост корбаннары атналыгы уңаеннан укучылар өчен хәтер сәгате үткәрдек. » Холокост: фаҗига, хәтер, язмышлар " .Икенче бөтендөнья сугышы бөтен дөнья халыкларына күп фаҗигалар китерде..Мероприятиядә “ Холокос” лагерында фашистларның бигрәк тә кечкенә балаларны юк итүнең иң варвар ысуллар кулланганнарын белделәр. Күпме бала куркыныч, тәмуг һәм фашист үлем лагерьлары аша үтте. Бу-Бухенвальд, Треблинка, Освенцим, Саласпис һәм башкалар. Моны онытырга ярамый. Безнең бурычыбыз –һәлак булганнарны истә тоту, исән калганнарны хөрмәт итү һәм кешелекнең үзара аңлашу һәм гаделлеккә омтылуын кабат раслау. Презентация аша хәтирәләр кабат яңарды, балалар фашизмга нәфрәт белән карадылар. Чара электрон презентация белән үрелеп барды.