27 гыйнварда ел саен Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне (1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцимдагы нацистлар концлагере тоткыннарын азат иттеләр - хәзерге Польша территориясе). Бөтен дөньяда Холокост корбаннарын искә алган бу истәлекле көнне Юлбат мәдәният йортында яшь буынга геноцидның мәгънәсезлеген , рәхимсезлеген искә төшерергә булдылар, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре стена газетасын чыгардылар һәм «Онытырга хокук юк» дип исемләнгән мәгълүмат көне үткәрделәр.
Чарада катнашучылар стена газетасы материалларын караудан яһүд халкының фаҗигасенең килеп чыгышы һәм аның масштабларын ачучы документлар турында белделәр.
Шулай ук мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бу көннәрдә истәлекле чаралар традицияләрен, репрессия корбаннарын, геноцидны һәм төрле илләрдә билгеләп үтелә торган милли түземсезлек күрсәтүнең башка формаларын искә алу көннәренең күптөрлелеге турында сөйләделәр.