Мәгълүмат сәгате «Ленинград шәһәре блокадасын тулысынча бетерү көне»

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

2023 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелүгә 79 ел була.

Бу көнне Россиядә Бөек Ватан сугышы барышында саклау тарихына һәм Ленинград блокадасы тарихына багышланган «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия Хәтер акциясе уза.  Акциянең максаты-Ленинград блокадасындагы тыныч халыкның батырлыгы турында тарихи хәтерне  саклап калу.

27 гыйнварда Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Ленинград шәһәре блокадасын тулысынча бетерү көне»- мәгълүмат сәгате үткәрделәр һәм акциягә кушылдылар. Акциядә катнашучылар блокадалы икмәк турында белделәр, символик икмәк кисәге һәм тасвирланган белешмә алдылар. Катнашучыларга авыр сугыш көннәре, Ленинград блокадасында яшәгән балалар, Ленинград укучысы Таня Савичева көндәлегендә, аның гаиләсе һәм сугышка кадәрге тормышы, кызның якыннарын югалту һәм блокада вакытында ялгызы калуы турында сөйләделәр. Балалар игътибарына «"Блокадалы Ленинград Геройлары һәм татарстанлылар блокадалы Ленинградта»-презентациясе тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International