Күңелле кичә "Ә бездә Татьяна көне"

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

25 гыйнварда Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә Татьяна көнен үткәрде.
 Бу бәйрәм хөрмәтенә студентлар өчен бәйрәм программасы үткәрелде.Яшьләрне бәйрәмнең тарихы һәм аның традицияләре белән таныштырдылар.
 Студентлар көнен 1755 елда иске стиль буенча 12 гыйнварда билгеләп үтә башлыйлар, Татьяна көнендә Император Елизавета Петровна Мәскәү университетын ачу турындагы указга кул куя. Бүген ул яшьлек бәйрәме, күңелендә иҗат утын саклаучыларның бәйрәме буларак билгеләп үтелә.
 Студентлар" студентлар һәм Татьяннар көне"дип аталган конкурс - уен программасына җәлеп ителде. Уеннар  төрле иде, күбесенчә студентлар тормышы белән бәйле, анда катнашучылар үзләренең җитезлеген һәм тизлеген күрсәттеләр. Студентлар тормышы турында викторина сорауларына кызыксынып җавап бирделәр һәм күчмә уеннарда катнаштылар. Чара ахырында барлык катнашучыларга да аралашулары, елмаюлары һәм уңай эмоцияләре өчен рәхмәт белдерделәр, алга таба укуда һәм тормышта уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International