ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

15 декабрьдә Саба муниципаль районының Тимершык авыл мәдәният йортында "Яңа ел белән, хезмәткәрләр"дип аталган профсоюз Яңа ел кичәсе узды. Бәйрәм Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге башлыгы Заһидуллин Рөстәм Фидаил улының котлавы белән башланды. Кичә мәдәният хезмәткәрләренең яңа ел җырларын башкару, музыкаль конкурслар, уеннар һәм биюләр, театр тамашалары оештыру белән дәвам итте. Катнашучылар Кыш бабай һәм Кар Кызы белән чыршы тирәсендә хорвод йөрткәндә, һәркайсы балачагына кайткандай булды. Шулай ук лотереягә уенына да аерым урын бирелгән. Чара һәр хезмәткәргә Кыш Бабайдан бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Бәйрәм Яңа Ел кәефе, җылылык һәм киләчәккә өмет бирде.

Тэги: тимершык мәдәният йорты

17
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Россиядә илнең төп сихерчесе Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә, ул һәркемгә: балаларга да, өлкәннәргә дә шатлык китерә. Нәкъ менә аны,Кыш бабайны әкият һәм тылсымлы Яңа ел бәйрәмнәрендә аңа һәм тылсымга ышанган һәркем кунакка түземсезлек белән көтә. Кыш Бабайның туган көне-искиткеч бәйрәм. Бу көнне һәркемгә гадәттә бүләкләр бирүче, изге теләкләр һәм хыяллар тормышка ашыручы кешене котлыйлар. Шуңа бәйле рәвештә 17 декабрь конне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Кыш бабай маҗаралары» иҗади эшләр конкурсы оештырдылар.Чара башында балалар Бөек Устюгтагы яраткан персонаж һәм аның резиденциясе турында презентация карадылар, төп герой катнашындагы мультфильмнарны бик теләп карадылар, Яңа ел бәйрәмнәре турында әңгәмә үткәрделәр, Кыш бабайларын ясадылар һәм күргәзмә оештырдылар. Шулай ук үз куллары белән ясалган бүләкләрне һәм Кыш бабайны туган көне белән котлап, Яңа ел бәйрәменә чакырдылар.

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

Яңа ел-барлык балаларның яраткан бәйрәме. Бу утлары янып тора торган чыршы һәм Кыш бабай белән Кар кызыннан бүләкләр. Бәлки, елга бер тапкыр гына була торган могҗизага, кечкенәсе һәм зурына кадәр бөтенесе дә ышана. Яңа ел могҗизаларын булдыруда һәркем катнаша ала. Моның өчен теләк һәм бераз фантазия булу җитә. 16 декабрьдә мәдәният хезмәткәрләре «Безгә Яңа ел килә!» дип исемлэнгэн рәсем күргәзмәсе оештырдылар. Конкурс ата-аналар белән берлектә сәнгать-иҗат эшчәнлегендә бәйрәм атмосферасы һәм кәеф тудыру, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелә. Балалар бөтен күңелләрен биреп тырышып ясадылар,шуңа күрә аларның рәсемнәре якты, матур булып чыкты. Тиздән Яңа ел! Ул ашыга, безгз килә!

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

17 декабрьдә Сулэ авыл клубында "Кар бөртекләрен үз кулларыбыз белән ясыйбыз" дигән иҗат сәгате узды. Яңа ел-иң яраткан бәйрәм, ул шатлык бирә һәм әкияткә ышанырга ярдәм итә. Без бу әкиятне котэбез: чыршыны якты гирляндалар белән бизибез, уенчыкларны үз кулларыбыз белән ясыйбыз. Алар бит иң яхшысы. Ак кәгазьне кар бөртегенә әйләндерү өчен кайчы, фантазия һәм, әлбәттә, теләк кенә кирәк.Бераз фантазия һәм осталык кулланып, катнашучылар гади кәгазь битен искиткеч кар бөртегенә әйләндерделәр, ул мавыктыргыч, күзне җәлеп итә, аңа сокланырга була. Безнең чыршыны әзер кар бөртекләребез белән бизәдек.Мастер-класста катнашучыларның барысы да рәхәтлек, күтәренкелек һәм матур яңа ел кәефе алды!

Тэги: Сулэ авыл клубы

Яна елга эзерлек эшлэре бик иртэ башлана, чонки ой эченэ бэйрэм рухы кертергэ кирэк. Шунын белэн узебезгэ хэм балаларга кунеллелек остэлэ. 17 декабрь конне Елыш авыл клубында яна ел очен кар бортеклэре ясау буенча мастер класс уздырылды. Клуб модире кэгазь битеннэн нинди бизэклэр ясарга момкинлеген курсэтеп бирде, балалар бик тырышып ясадылар.

Тэги: Елыш авыл клубы

16
декабрь, 2023 ел
шимбә

2023 елның 16 декабрендә Яңа Мичән мәдәният йорты китапханә белән берлектә яшүсмерләр белән залны бизәү өчен кар бөртекләре ясау буенча "Яңа ел кар бөртекләре» мастер-классын үткәрде. Төрле иҗат төрләре белән таныштык, төрле формадагы һәм бизәкле әкияттәге кар бөртекләре ясадык. Барысы да матур һәм бәйрәмчә килеп чыкты. Яшүсмерләр шулай тылсымлы бәйрәм алдыннан Яңа Ел кәефе белән тулыландылар

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

16 декабрьдә Туктар авыл клубында Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча мәдәният үзәге оркестрында уйнаучылар  һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар катнашында бәйрәм алды концерты булып узды. Концерт барышында махсус хәрби операциядщ катнашучылар һәм аларның якыннарына багшыланган җырлар да яңгырады.

Тэги: Туктар авыл клубы

Безне кызыксындырган барлык яңалыклар турында газета-журналлар сөйли. 16 декабрьдә Яңа Мичән  авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Журналлар дөньясында"бер сәгатьлек вакытлы матбугат уздырылды. Чара барышында балаларны безнең китапханә язып алган журналлар белән таныштырдылар. Балалар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, аларда мавыктыргыч маҗаралар,хикәяләр, шулай ук лабиринтлар, кроссвордлар һәм башка кызыклы биремнәр көтелгәнен белделәр

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

15 декабрьдә Саба муниципаль районының Тимершык авыл мәдәният йортында "Яңа ел белән, хезмәткәрләр"дип аталган профсоюз Яңа ел кичәсе узды. Яңа ел чараларының күбесендә кебек үк, бәйрәм кичәсе лотерея уенсыз үтми. Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре барлык катнашучыларга җиңүсез лотерея оештырды. Бу уен «Тимершыкта булды бу хэл»театральләштерелгән комедия тамашасыннан башлана. Спектакльдә Африкадан килгән кунаклар да катнашты. Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре кунакларны биюләр, бүләкләр белән күңел ачтылар һәм лотерея уйнатуны дәвам иттеләр. Бәйрәм һәркемгә яңа ел кәефе һәм уңай эмоцияләр бүләк итте

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

14
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кыш-күңелле һәм кызыклы  уеннар вакыты.14 декабрь көнне Олы Нырты авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре саф һавада "Сәламәт балалар-татлы конфетлар» дигән уен программасы уздырдылар. Кыш көне чык һавада вакыт үткәрү сәламәтлеккә зур  файда китерә. Уен программасына мәдәният хезмәткәрләре  кызыклы уеннар, конкурслар, табышмаклар кертеп , балаларга онытылмаслык мизгелләр бүләк иттелэр. Балалар  сынауларны  оста итеп үттеләр.Чара барышында балалар таудан чана шуаргада, йомшак карда ятып тәгәршергә дә өлгерделәр. Алар тюбинглар  белән  кар тузаны ,бураннар очырып  аска төштеләр .Кышкы күңел ачу сезонны кызыклы һәм онытылмаслык итеп истә  калачак  Кыш көне ачык һавада хәрәкәтле  уеннар һәм күңел ачулар зур шатлык кына китереп калмыйча, сәламәтлеккәдә бәяләп бетергесез файда китерә

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International