Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне-барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен мөһим бәйрәм . 21 октябрьдә, бу бәйрәмгә Кече Шыңар мәдәният йортында «Игенче хезмәте турында бөтен башаклар җырлый»тематик концерты уздырылды. Концерт программасында үзешчәннәр катнашында күңелле һәм дәртле җырлар яңгырады,бичеләр үзләрене дәртле биюләре белән тамашачыны сокландырды.. Барлык механизаторларны, тракторчыларны, комбайнерларны ,чакырдык,. Игенчеләргә нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, икмәк һәм тоз тапшырылды, аларның һәрберсенә багышлап җырлар җырладык,. Бәйрәм чәй өстәле артында үтте
20 октябрьдә Эзмә мәдәният йортында «Хәвефле гадәтләр" дип аталган наркотикларга каршы әңгәмә узды. Наркомания-махсус авыру, анда күп нәрсә аңлашылмый. Шуңа күрә наркомания проблемаларын яшермәскә, ә бу коточкыч бәла-казаның коточкыч нәтиҗәләре турында сөйләргә кирәк. Күпчелек яшүсмерләр наркотиклар куллану организм өчен зарарлы, үлемгә китерә икәнен беләләр. Марихуана һәм башка наркотикларны аларга еш кына кичәләрдә сынап карарга тәкъдим итәләр, баш тарту уңайлы булмаганда: яшүсмер үзен белемле һәм «чөнки дөрес»кеше итеп күрсәтергә теләми. Күпчелек яшүсмерләр яшьтәшләр коллективында раслау өчен үз тормышларын куркыныч астына куярга әзер. Шуңа күрә яшүсмерләр белән даими сөйләшүләр алып барыла.
20 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен йомшак һәм уңайлы итекләр ясау буенча «Рукодельники» дигән мастер-классын оештырдылар. Мастер-класста балаларны кул эшләре техникасына өйрәттеләр һәм үз куллары белән өй итекләрен ясарга ярдәм иттеләр. Форма һәм бизәк сайлау итекләрне чыннан да уникаль итте. Катнашучыларга материаллар белән эш итәргә ярдәм булды, шулай ук итекләр ясау процессын максималь кызыклы һәм гади иттеләр. Чара укучыларга иҗат дөньясына чумарга мөмкинлек бирде һәм һәркем өчен үзенчәлекле булдырырга өйрәтте.
20 нче октябрьдә Лесхоз мәдәният йортында Ландыш Бахави һәм Илфак Агләмов концерты узды. Концерт бер сулышта узды, тамашачылар чыгыштан ләззәтләнделәр һәм артистларга шатланып кул чаптылар! Асия Фәтхетдинова концертны дәртләндергеч биюләр белән бизәде.
Тимершык мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Терроризм - җәмгыятькә куркыныч" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Террорчылык янаулары вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Террорчылык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, шикле предметларны табуга аерым игътибар бирелде. Шулай ук чарада катнашучылар гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, терроризмга ничек каршы торырга һәм мондый хәл килеп чыкса, үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләштеләр.
Көз-елның бик матур вакыты, рәссам табигатьне якты төсләргә буяган кебек. 19 октябрь көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә елның бу серле вакытына багышлап «Көз минем күзләрем белән» исемле рәсем конкурсы үткәрде. Балалар көз турында сөйләделәр, көзге кәефләре белән уртаклаштылар. Аннары балалар үзләренең рәсемнәрендә көзнең чын матурлыгын күрсәттеләр. Нәкъ менә шулай тәэсирләр тәэсирендә табигатькә мөнәсәбәт нык үзгәрә. Шулай ук кычкырып уку оештырдык: рус һәм татар язучыларының көз темасына багышланган иҗатлары белән таныштык.
19 октябрьдә Сулэ авыл клубы мөдире авыл халкы өчен Курсабаш мэдэният йортында узган Айдар Фәтхетдинов концертына культпоход оештырды. Концерт ике сәгать дәвам итте, Айдар иҗатының күп кенә җанатарлары аңа бөтен чыгыш дәвамында кушылып җырладылар. Шулай ук җырчы Сөмбел Заһидуллина чыгыш ясады, ә концертны,алып баручы, Рәсим Низамиев алып барды.Тамашачыларга концерт бик ошады.
16 октябрьдә бөтен дөньяда Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк-кеше хезмәте продукты, ул иминлек һәм муллык символы, кешеләрне ачлыктан ышанычлы яклау булып тора. Нәкъ менә икмәккә эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә өстәлдә иң мөһим урын бирелгән. Бер генә ашау да икмәксез үтми. Бөтендөнья икмәк көнен бәйрәм итү уңаеннан, 2023 елның 19 октябрендә Яңа Мичән мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә Каенкай балалар бакчасында тематик кичә үткәрде. Балалар игътибарына Икмәк - тормыш нигезе китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Китапханәче икмәк турында балалар китапларына күзәтү ясады. Бу бәйрәмнең максаты-балаларга икмәкнең кеше өчен нинди әһәмияткә ия булуын, өстәлдә икмәк булсын өчен,төрле һөнәр ияләренең күпме эшләвен, сөйләү, аңлату иде. Балалар безнең ата-бабаларыбызның икмәк үстерүләрен, аның өстәлгә ничек эләгүен һәм икмәк җитештерүдә катнашкан кешеләрнең күпме көч куюын белделәр.
16 октябрьдә бөтен дөньяда Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк-кеше хезмәте , ул иминлек һәм муллык символы, кешеләрне ачлыктан ышанычлы яклау булып тора. Нәкъ менә икмәккә эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә өстәлдә иң мөһим урын бирелгән. Бер генә ашау да иписез үтми. Бөтендөнья икмәк көнен бәйрәм итү уңаеннан, 2023 елның 19 октябрендә Яңа Мичән мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә Каенкай балалар бакчасында тематик кичә үткәрде Балалар игътибарына"Икмәк - тормыш нигезе"китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Китапханәче икмәк турында балалар китапларына күзәтү ясады. Бу бәйрәмнең максаты-балаларга икмәкнең кеше өчен нинди әһәмияткә ия булуын, төрле һөнәр ияләренең күпме эшләвен, өстәлдә икмәк булсын өчен тырышуын аңлату иде.Балалар безнең ата-бабаларыбызның икмәк үстерүләрен, аның өстәлгә ничек килүен һәм икмәк җитештерүдә катнашкан кешеләрнең күпме көч куюын белделәр. Кечкенә башактан хуш исле батон ясалуы, нинди он куллануы турында да сөйләделәр.
25 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Ә җырларым һаман яшь килеш» дигән хәйрия концерты үткәрде. Концерт программасы якты һәм бай булды. Программа гармун астында халык җырлары, матур шигырьләр, скетч белән алып барылды. Җырлар төрле телләрдә яңгырады. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.