17 декабрьдә Сулэ авыл клубында "Кар бөртекләрен үз кулларыбыз белән ясыйбыз" дигән иҗат сәгате узды. Яңа ел-иң яраткан бәйрәм, ул шатлык бирә һәм әкияткә ышанырга ярдәм итә. Без бу әкиятне котэбез: чыршыны якты гирляндалар белән бизибез, уенчыкларны үз кулларыбыз белән ясыйбыз. Алар бит иң яхшысы. Ак кәгазьне кар бөртегенә әйләндерү өчен кайчы, фантазия һәм, әлбәттә, теләк кенә кирәк.Бераз фантазия һәм осталык кулланып, катнашучылар гади кәгазь битен искиткеч кар бөртегенә әйләндерделәр, ул мавыктыргыч, күзне җәлеп итә, аңа сокланырга була. Безнең чыршыны әзер кар бөртекләребез белән бизәдек.Мастер-класста катнашучыларның барысы да рәхәтлек, күтәренкелек һәм матур яңа ел кәефе алды!
Яна елга эзерлек эшлэре бик иртэ башлана, чонки ой эченэ бэйрэм рухы кертергэ кирэк. Шунын белэн узебезгэ хэм балаларга кунеллелек остэлэ. 17 декабрь конне Елыш авыл клубында яна ел очен кар бортеклэре ясау буенча мастер класс уздырылды. Клуб модире кэгазь битеннэн нинди бизэклэр ясарга момкинлеген курсэтеп бирде, балалар бик тырышып ясадылар.
2023 елның 16 декабрендә Яңа Мичән мәдәният йорты китапханә белән берлектә яшүсмерләр белән залны бизәү өчен кар бөртекләре ясау буенча "Яңа ел кар бөртекләре» мастер-классын үткәрде. Төрле иҗат төрләре белән таныштык, төрле формадагы һәм бизәкле әкияттәге кар бөртекләре ясадык. Барысы да матур һәм бәйрәмчә килеп чыкты. Яшүсмерләр шулай тылсымлы бәйрәм алдыннан Яңа Ел кәефе белән тулыландылар
16 декабрьдә Туктар авыл клубында Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча мәдәният үзәге оркестрында уйнаучылар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар катнашында бәйрәм алды концерты булып узды. Концерт барышында махсус хәрби операциядщ катнашучылар һәм аларның якыннарына багшыланган җырлар да яңгырады.
Безне кызыксындырган барлык яңалыклар турында газета-журналлар сөйли. 16 декабрьдә Яңа Мичән авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Журналлар дөньясында"бер сәгатьлек вакытлы матбугат уздырылды. Чара барышында балаларны безнең китапханә язып алган журналлар белән таныштырдылар. Балалар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, аларда мавыктыргыч маҗаралар,хикәяләр, шулай ук лабиринтлар, кроссвордлар һәм башка кызыклы биремнәр көтелгәнен белделәр
15 декабрьдә Саба муниципаль районының Тимершык авыл мәдәният йортында "Яңа ел белән, хезмәткәрләр"дип аталган профсоюз Яңа ел кичәсе узды. Яңа ел чараларының күбесендә кебек үк, бәйрәм кичәсе лотерея уенсыз үтми. Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре барлык катнашучыларга җиңүсез лотерея оештырды. Бу уен «Тимершыкта булды бу хэл»театральләштерелгән комедия тамашасыннан башлана. Спектакльдә Африкадан килгән кунаклар да катнашты. Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре кунакларны биюләр, бүләкләр белән күңел ачтылар һәм лотерея уйнатуны дәвам иттеләр. Бәйрәм һәркемгә яңа ел кәефе һәм уңай эмоцияләр бүләк итте
Кыш-күңелле һәм кызыклы уеннар вакыты.14 декабрь көнне Олы Нырты авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре саф һавада "Сәламәт балалар-татлы конфетлар» дигән уен программасы уздырдылар. Кыш көне чык һавада вакыт үткәрү сәламәтлеккә зур файда китерә. Уен программасына мәдәният хезмәткәрләре кызыклы уеннар, конкурслар, табышмаклар кертеп , балаларга онытылмаслык мизгелләр бүләк иттелэр. Балалар сынауларны оста итеп үттеләр.Чара барышында балалар таудан чана шуаргада, йомшак карда ятып тәгәршергә дә өлгерделәр. Алар тюбинглар белән кар тузаны ,бураннар очырып аска төштеләр .Кышкы күңел ачу сезонны кызыклы һәм онытылмаслык итеп истә калачак Кыш көне ачык һавада хәрәкәтле уеннар һәм күңел ачулар зур шатлык кына китереп калмыйча, сәламәтлеккәдә бәяләп бетергесез файда китерә
14 декабрьдә Туктар авыл клубында китапханә белән берлектә "чәй тәме"тематик кичәсе уздырылды. Чара барышында без чәй ясау һәм әзерләү тарихы, аның төрләре белән таныштык. Чара чәй эчү белән тәмамланды.
14 декабрьдә балалар белән «Джуттан Яңа ел уенчыклары» чираттагы эко-мастер – класс уздырылды , Аны Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе китапханәчесе белән берлектә әзерлэде. Джут шпагатыннан кул эшләре техникасы тарихы турында сөйләделәр, джуттан эшләнгән әйберләр белән таныштырдылар. Практик яктан чарада катнашучыларның һәрберсе яңа ел уенчыклары ясый алды .Мастер-классның танып белү һәм мавыктыргыч формасы аралашу атмосферасын җанландырды, ә яшь укучылар үзләрен чын кул эшләре осталары итеп хис иттеләр."Һөнәрленең - кулы алтын" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
12 декабрьдә Эзмә мәдәният йортында Зөлфәт Хәкимнең «Тыкрыкт булды бу хэл»спектакле күрсәтелде. Эзмә мәдәният йортының «Мон» халык театры коллективы тамашачыларга көлкеле комедия тәкъдим итте. Эшләр авылда бара. Күршеләр еллар дәвамында ызгышып яшиләр. Ләкин ул күршеләрнең тормышына күп төсләр китерә. Алар арасындагы тыкрык төрле дәүләтләр арасындагы чик булып тора. Әгәр дә аларның балалары булмаса, алар тыкрыкның төрле якларында калырлар иде. Яшь гашыйклар әти-әниләрен көтелмәгән юл белән татулаштыра алдылар. Мәхәббәт ярдәмендә бәхет тудыра алдык. Спектакльдә шулай ук Отернәс һәм Илебер авылы клубы хезмәткәрләре һәм сәнгать үзешчәннәре катнашуында узды. Театр тамашасы бер сулышта узды, һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.